«Зәй урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Зәй урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре питомниктагы чәчүлекләрне карау эшләрен башкаралар.
«Безнең питомник Зәй урманчылыгының Зәй кишәрлегендәге 69 кварталда урнашкан, аның мәйданы 29 гектар тәшкил итә, – дип хәбәр итте урман хуҗалыгы директоры вазыйфаларын башкаручы Илнар Әсәдуллин. – Быел монда 1,4 гектар мәйданда нарат, каен, корычагач һәм имән орлыклары чәчелде».
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә шытымнарны карау эшләре алып барыла. «Чаралар комплексы даими рәвештә су сибүне, туфрак йомшартуны һәм чүп үләннәренә каршы көрәшне күздә тота», – дип өстәде ул.