Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көнгә авыл җирлекләре гражданнар җыеннарында 926 лекция, әңгәмә һәм чыгышлар, 11 мәгърифәтчелек акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 227 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 196 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 10,3 мең листовка, истәлек һәм брошюра таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International