Илгизәр Зарипов: «Мәктәп урманчылыклары слетын үткәрү күркәм традициягә әверелде»

2025 елның 24 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетын рәсми ачу тантанасы булды. Анда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов, Кукмара муниципаль районы башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм башкалар катнашты.

«Мәктәп урманчылыклары слетларын оештыру күркәм традициягә әверелде. Быел ул инде сигезенче тапкыр уздырыла. Анда Татарстаннан гына түгел, Томск өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан һәм Чуашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Ышанам ки, елдан-ел регионнар саны артачак».

Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы урынбасары Сергей Ковалев ассызыклаганча, Татарстанда мәктәп урманчылыкларын үстерүгә аерым игътибар бирелә. «Идел буе федераль округында 509 мәктәп урманчылыгы эшли, шуларның 177се – Татарстан Республикасында. Сез – безнең киләчәгебез, безгә алмаш, – диде ул слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сезгә ярышларда уңышлар, яңа җиңүләр һәм казанышлар телим».

«Мәктәп урманчылыклары – һөнәри юнәлеш бирү эшенең менә дигән формасы, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Андрей Рюхов. – Аның төп максаты – экологик агарту, укучыларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итү. Барлык катнашучыларга уңышлар һәм онытылмас хисләр телим».

Муниципаль район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова слет географиясенең елдан-ел киңәя баруы турында билгеләп үтте. «Экология мәсьәләләре борчый торган кешеләрнең елдан-ел арта баруы сөендерә. Урманнарны саклау һәм арттыру – имин киләчәкнең нигезе бит, – диде ул. – Сез барыгыз да җиңүче, уңышлар сезгә».

Ярышларның флагын күтәрү ТР мәктәп урманчылыкларының VII слетында җиңүчеләр – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр насыйп булды.

Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар» төп конкурсы үткәрелде. Укучылар «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Туфракны өйрәнү», «Янгын сүндерү», «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» һәм «Хезмәтне саклау» юнәлешләре буенча эссе яздылар һәм берничә практик бирем үтәделәр. Балалар урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен, үсентеләр утырту, урман хуҗалыгы җайланмаларыннан файдалану күнекмәләрен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International