Бүген РФ Табигать ресурслары министрлыгында видеоконференция режимында урманнарны төзекләндерү эшләрен уздыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков үткәрде.
Утырыш эшендә урман комплексының төбәк идарә органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Киңәшмә барышында 2025-2027 елларга урман төзекләндерү чаралары планы каралды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында 2025-2027 елларга 7 урманчылык территориясендә (Нурлат, Буа, Лениногорск, Мамадыш, Кызыл Йолдыз, Тәтеш һәм Чирмешән) урманнарны тәртипкә китерү планлаштырыла.