Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров остаз сыйфатында беренче тапкыр ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов белән очрашты.
Очрашу барышында министр Динар Латыйповның белеме һәм эш стажы, аның казанышлары, максатлары һәм киләчәккә планнары турында белде.
«Батырлар. Татарстан Геройлары» программасының һәр катнашучысы уникаль тәҗрибәгә һәм сыйфатларга ия, алар теләсә кайсы өлкәдә бәяләнә, – дип шәрехләде Равил Кузюров. – Без геройларыбыз белән горурланабыз һәм аларның белемнәре һәм талантлары лаеклы кулланылсын өчен барлык шартларны да тудырырга омтылабыз».
Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.