Бүген Томск өлкәсеннән «Юные лесоводы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде.
Экскурсия барышында Илгиз Зарипов укучыларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, республика урман утыртмаларының токым составы, үткәрелә торган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында сөйләде. Мәктәп укучылары шулай ук урман янгыннарын булдырмау буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар комплексы һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә утырту материалын үстерү үзенчәлекләре турында белделәр.