Кукмара муниципаль районында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слеты тәмамланды

2025 елның 25 июле, җомга

Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманны бергә саклыйк» VIII слетын ябу тантанасы булды. Анда ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ директоры Рим Фәхразыев һәм башкалар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быел иң яхшылар исеме өчен Татарстан районнарыннан 31 команда көрәште, шулай ук слетта Томск өлкәсеннән, Мари Эл Республикасыннан һәм Чуашиядән мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнашты. Форумга барлыгы 200 кеше җыелды.

«Ышанам ки, слетның барлык 3 көне дә бай һәм нәтиҗәле үтте. Быел бай программа: «Яшь урманчылар» конкурсы, мавыктыргыч мастер-класслар һәм белем бирү программалары оештырылды, – диде Рәис Гомәров слетта катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Слет һәркем өчен якты һәм онытылмаслык вакыйга булгандыр, ел дәвамында сезне энергия һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландыргандыр, дип ышанам. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим».

Иҗади эссе конкурсы йомгаклары буенча 1 нче урынны Әлки районы Чуаш Кичүе урта мәктәбенең «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Эльмир Гатауллин алды, 2 нче урынны – Мамадыш районы Усали урта мәктәбенең «Азбука Земли» мәктәп урманчылыгында катнашучы Эльвина Нислина, 3 нче урынны Балык Бистәсе районы Югары Тимерлек урта мәктәбенең «Каенкай» мәктәп урманчылыгы әгъзасы Фатыйма Мөбарәкшина алды. Шулай ук Чуашстан Республикасы мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Ангелина Семенова да конкурста оригиналь алым өчен бүләкләнде.

«Яшь урманчылар» конкурсы йомгаклары буенча беренче урынны Эльвина Галиева һәм Галия Билалова яуладылар (Саба районының Лесхоз урта мәктәбенең «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы), 2 нче урында – Ильяс Низамов һәм Раяз Әгъләмҗанов (Мамадыш районының Олыяз лицееның «Урман дуслары» мәктәп урманчылыгы), 3 нче урында – Язилә Якупова һәм Екатерина Ганина («Әйшә гимназиясе» МБМУ «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгы).

Күргәзмәне оештырган өчен «Табигать варислары», «Нургали оныклары», «Экос», «Зеленый дом», «Табигать дуслары», «Ульяновское» һәм «Юные лесоводы» (Томск өлкәсе) мәктәп урманчылыклары бүләкләнде.

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгы («Саба урманчылыгы» ТР ДКУ, Саба районы), 2 нче урында – «Урман дуслары» («Мамадыш урманчылыгы» ТР ДКУ, Мамадыш районы), 3 нче урында – «Экос» («Лубян урманчылыгы» ТР ДКУ, Кукмара районы).

Чара кысаларында шулай ук «Урман буыны 2.0» республика онлайн-квестында җиңүчеләр дә бүләкләнде. Исегезгә төшерәбез, конкурс 14 апрельдән 20 майга кадәр Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары командалары арасында үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International