2 августка кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычы югары дәрәҗәдә булыр дип көтелә

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

«Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, 2025 елның 15 августына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә урыны-урыны белән урманнарда янгын чыгу хәтәренең IV классы көтелә.

Исегезгә төшерәбез, урманнарда түбәндәгеләр катгый тыела:

- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;

- янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;

- сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;

- очкын чыгаручы җитешсез транспортны куллану;

- пиротехника куллану.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International