Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән быел 771 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылды.
Эшләр «Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» республика программасы кысаларында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары – урман хуҗалыклары белгечләре тарафыннан башкарылды.
2025 елда барлыгы 902,4 гектарда саклагыч урман утыртмалары утырту планлаштырыла.