Эшләүче яшьләрнең «Наше время – Безнең заман» XIII еллык ачык республика телевизион иҗат фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә.
Үзешчәннәр үзләренең сәләтләрен «Музыка», «Хореография», «Дан минуты» һәм «Визитка-презентация» номинацияләрендә ялгыз һәм команда зачетында күрсәтә алалар. Тәкъдим ителә торган номерларның тәкъдим ителгән тематикасы – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елы.
Фестивальдә катнашу өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге республика учреждениеләре, предприятиеләре, оешмалары вәкилләре чакырыла, алар өчен фестивальдә катнашу номинацияләр буенча профессиональ эшчәнлек төре булып тормаска тиеш.
Быел зона этаплары Әлмәттә, Зеленодольскта һәм Чаллыда, финал Казанда узачак.
Фестивальдә катнашуга гаризалар 2025 елның 6 октябренә кадәр сайт аша кабул ителәчәк: www.bzzm.ru.