«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге инженер-урман патологлары социаль объектлар территориясендәге авария хәлендәге агачларны тикшерәләр. Әйтик, узган атна азагында белгечләр урман фонды җирләрендә урнашкан «Ромашкино» шифаханәсе территориясендә шундый тикшерү үткәргәннәр. Авария хәлендәге агачларны тикшерү һәм соңыннан җыештыру гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә яисә дәүләт милкенә, гражданнар һәм юридик затлар мөлкәтенә зыян килмәсен өчен кирәк.
«Агачның аварияле булу-булмавы бөтен агачның егылуына китерергә сәләтле структур кимчелекләр булганда, атап әйткәндә, куышлар, черүләр, өзек тамырлар, куркыныч авышлык булганда билгеләнә, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Ел башыннан бирле ял итүчеләрнең иминлегенә куркыныч тудыручы һәм җыештырып алынырга тиешле 150дән артык авария хәлендәге агач ачыкланды».