Татарстанда 1,2 мең гектар мәйданда яшь үсентеләрне карау эшләре башкарылган

2025 елның 29 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында яшь үсентеләрне карау эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 29 нчы июленә алар 1,2 мең га мәйданда башкарылган.

Бу елда яшь үсентеләр буенча тәрбияви кисүләр 2,6 мең гектар мәйданда башкарылачак.

Мондый эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Белешмә өчен. Яшь үсентеләрне карау яктылык кертү һәм чистарту кебек урман хуҗалыгы чараларын үз эченә ала. Яктылык кертү – яшь үсентеләрнең токым һәм сыйфат составын һәм төп токымның үсеш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр. 5-10 еллык агачлар арасында, урман хасил итү токымына, утыртмаларның җитештерүчәнлегенә һәм урман үстерү зонасына карап үткәрелә.

Чистарту – агачларның куелыгын көйләү һәм төп токымдагы агачларның үсеш шартларын яхшыртуга, шулай ук агачларның 20 яшькә кадәрге чорыннан соң үткәрелә торган состав формалаштыруны дәвам итүгә юнәлдерелгән тәрбияви кисүләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International