Бүген Министрлыкта аппарат киңәшмәсе булып узды, анда беркетмә йөкләмәләрен үтәү барышы каралды. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде.
Чарада министр урынбасарлары, эшләр идарәчесе, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Киңәшмә барышында быел башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләренә йомгаклар, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау, агач әзерләү һәм сату нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.
Докладларны тыңлаганнан соң, Равил Кузюров хезмәткәрләргә тармакны цифрлаштыру, санитария-савыктыру чараларын үткәрү, «Урман хуҗалыгын алып барганда пилотсыз авиация системаларыннан файдалану» темасына республика семинар-киңәшмәсен оештыру һ.б. белән бәйле йөкләмәләр бирде.