Республиканың урман тармагы белгечләре квалификацияләрен күтәрә

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

2025 ел башыннан Татарстан Республикасы урман тармагының 28 белгече һөнәри эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча квалификация күтәрү курслары узган. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова сөйләде.

«Укуларны Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре узды, – дип билгеләде Эльвира Зыятдинова. – Белем бирү программалары заманча таләпләрне исәпкә алып эшләнде һәм актуаль темаларның киң спектрын колачлады. Аерым алганда, катнашучылар урман торгызуның заманча ысулларын, урманнарны саклау һәм яклау, шулай ук мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү мәсьәләләрен өйрәнделәр».

Аның сүзләренә караганда, квалификация күтәрү курслары «Бөтенроссия урман хуҗалыгының җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениесе, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International