«Балалар күзлегеннән урман» балалар рәсеме конкурсына эшләр кабул итү дәвам итә. Аны «Россия урман музее» ФБУ оештыра.
Конкурс быел 21 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Урман хезмәткәрләре көненә багышлана.
Конкурста 14 яшькә кадәрге яшь рәссамнар катнаша ала. Авторларга үз эшләрендә урманны яки андагы тереклек ияләрен сурәтләргә һәм рәсемне электрон адреска җибәрергә кирәк: forestmuseum@mail.ru.
Эшләрнең бу елның 16 сентябренә кадәр кабул ителә.