«ЭкоМир» халыкара экологик премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 1 августы, җомга

«ЭкоМир» халыкара экологик премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә.

Исегезгә төшерәбез, «ЭкоМир» – әйләнә-тирә мохитне саклау, экологик иминлекне тәэмин итү яисә тиешле башка эшчәнлек өлкәсендәге күренекле казанышлар өчен иҗтимагый бүләк. Конкурс менә инде 20 елдан артык Россия Табигый фәннәр академиясе инициативасы белән үткәрелә.

Конкурска заявкалар быелның 1 декабренә кадәр предприятиеләрдән, оешмалардан, авторлык коллективларыннан, хакимият органнары вәкилләреннән, җәмәгать эшлеклеләреннән, үз проектларын башлап җибәргән һәм гамәлгә ашырган затлардан кабул ителә.

11 номинация каралган:

– «Экология сәясәте һәм әйләнә-тирә мохит»;

– «Экология, гражданнарның уңайлы әйләнә-тирә мохиткә хокукларын яклау, территорияләрнең табигый, тарихи һәм мәдәни мирасын саклап калу»;

– «Экологик белем, агарту һәм мәдәният»;

– «Экологик-патриотик эшчәнлек, табигый-тарихи мирасны торгызу, туристлык-экскурсия программалары һәм проектлары төзү»;

– «Яшьләр программалары, экология һәм әйләнә-тирә табигать мохитен саклау өлкәсендәге проектлар (катнашучылар - 35 яшькә кадәрге яшьләр)»;

– «Ресурсларны сак тота торган һәм экологик яктан хәвефсез технологияләр, җитештерү һәм куллану калдыкларын эшкәртү»;

– «Экологик куркынычсыз товарлар һәм азык-төлек продуктлары»;

– «Экология һәм кеше сәламәтлеге»;

– «Биотөрлелекне һәм табигый ландшафтларны саклау»;

– «Төзелештә, агач йорт төзелешендә экологик куркынычсыз технологияләр һәм материаллар»;

– «Ландшафт-парк дизайны, заманча архитектура чишелешләре һәм пейзаж рәсеме».

Заявка бирергә, шулай ук Конкурс нигезләмәсе белән сайтта танышырга мөмкин: https://raen.info/activities/proekty4-mezhdunarodnaja-ekologicheskaja-premija-ekomir.html.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International