Татарстан Республикасы Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә ылыслы токым орлыкларының өченче ротациясен чәчү эшләре уздырыла.
«Барлыгы 4 миллион данә нарат орлыгы чәчү планлаштырыла, – дип сөйләде Үзәкнең баш инженеры Муса Мингәрәев. – Эшләр чама белән 10 августка кадәр тәмамланачак».
«Шулай ук басуларда беренче һәм икенче ротация чәчүлекләре көч ала. Аларның хәле яхшы дип бәяләнә, – дип өстәде ул. – Автоматлаштырылган нигездә су сибү һәм ашламалар кертү эшләре оештырылды».
Исегезгә төшерик, үзәкнең җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән 12 млн.данә кәлшә тәшкил итә. Үзәк 11,3 гектар мәйдан били, аларда 4 теплица, 13 үстереп бетерү кыры, суыту һәм орлыкларны саклау корпусы, 2 склад һ.б. урнашкан. ТР УСОҮ заманча автоматлаштырылган җайланмалар белән җиһазландырылган.
Татарстан Республикасында стандарт утырту материалын үстерү «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында үткәрелә. Быел барысы 30,9 млн. данә чәчүлек үстерү планлаштырылган.