Татарстан Республикасында урман янгыннарына бәйле хәл турында мәгълүмат

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте белешмәләре буенча, 2025 елның 4 августына Татарстан Республикасы территориясендә 508 термик нокта һәм башка категориядәге, шул исәптән урман фонды белән чиктәш җирләрдә 347 янгын очрагы теркәлгән. Урман янгыннары теркәлмәгән.

Исегезгә төшерәбез, урманнарда түбәндәгеләр катгый тыела:

- чүп калдыру, яндыру яки коры үләнгә ут төртү;

- янгын куркынычы сезонында һәм җиһазландырылмаган урыннарда учак ягу;

- сүнмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен җиргә ташлау;

- очкын чыгаручы җитешсез транспортны куллану;

- пиротехника куллану.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International