«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының тармак оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, урман орлыкчылыгы объектларында вак ылыслы токым орлыкларын җыю мөмкинлеген ачыкладылар.
«Республиканың Зеленодольск, Шәһәр яны, Ары һәм Арча урманчылыклары территориясендә урнашкан урман орлыкчылыгы объектлары тикшерелде, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Нәтиҗәләр вак ылыслы агачларның уртача җимеш бирүен күрсәтте».