ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 7 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 7 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Шушы чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләренә 20,6 мең патрульлек, 2,5 мең контроль-күзәтчелек һәм профилактика чаралары үткәрелгән.

Административ хокук бозулар турында барлыгы 76 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен, урманнардан файдалану кагыйдәләрен бозу һәм административ штрафны законда билгеләнгән вакытта түләмәү.

Моннан тыш, дәүләт урман инспекторлары гражданлык хокукы мөнәсәбәтләре кысаларында урманнан файдаланучыларның урман законнарында каралган мәҗбүри таләпләрне үтәвен контрольдә тоту һәм профилактикалау буенча эш алып барганнар.

Әлеге чараларны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International