«Иң яхшы мәктәп урманчылыгы-2025» Бөтенроссия читтән торып смотр-конкурсына гаризалар кабул ителә башлады. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы оештыра.
Конкурс Россия Федерациясе субъектларының белем бирү һәм урман хуҗалыгы оешмалары базасында эшләүче мәктәп урманчылыклары арасында 3 номинация буенча үткәрелә:
– «Мәктәп урманчылыгының гамәли эшчәнлеге»;
– «Мәктәп урманчылыгының агарту эшчәнлеге»;
– «Мәктәп урманчылыгы эшчәнлеген оештыру».
Конкурста катнашу өчен 2025 елның 10 октябренә кадәр мәктәп урманчылыгы эшчәнлеге турында материалларны электрон адреска җибәрергә кирәк: forest_school@mail.ru.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә мөмкин: https://rosleshoz.gov.ru/activity/education/events/best-school-forestry/year-2025/.