Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Аны Департамент җитәкчесе урынбасары Антон Трифонов үткәрде.
Утырыш эшендә округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урманнардан файдалану һәм урман корылышы буенча дәүләт урман реестры башлыгы Алексей Мосунов катнашты.
Киңәшмә барышында дәүләт урман реестры һәм Күчемсез мөлкәтнең бердәм дәүләт реестры белешмәләрен тәңгәлләштерү мәсьәләләре каралды.
Исегезгә төшерәбез, 29.07.2017 №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру кысаларындагы эшләрне 2025 ел ахырына кадәр төгәлләргә кирәк.