Дәүләт һәм муниципаль хезмәттә яшь кадрларны озата бару буенча «ГосСтарт» Бөтенроссия программасының «ГосСтарт.Стажировки» юнәлеше буенча стажировкаларның федераль этабына теркәлү дәвам итә.
Юнәлеш кысаларында дәүләт һәм муниципаль хезмәтнең җәлеп итүчәнлеген арттыру максатында 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге яшьләр өчен федераль дәүләт органнарында стажировкалар гамәлгә ашырыла.
«ГосСтарт» – яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне озата бару буенча Росмолодежь федераль программасы. Программаның максаты – яшьләр өчен дәүләт хезмәтенең җәлеп итүчән имиджын формалаштыру, гамәлдәге һәм булачак белгечләргә һөнәри үсеш өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр алу мөмкинлеген бирү.
Стажировка узу 2025 елның 10 октябреннән 25 октябренә кадәр Мәскәү шәһәрендә планлаштырылган. Федераль этап йомгаклары буенча федераль дәүләт органнарына эшкә урнашырга тәкъдим ителгән 50 иң яхшы стажер исемлеге төзеләчәк, шулай ук кандидатлар үсешенең индивидуаль карьера траекториясе формалаштырылачак һәм сайланачак. Стажировкага теркәлү «Россия яшьләре» ФДАМС кулланып, онлайн форматта уза: https://myrosmol.ru/events/30da1526-6658-4e05-9c21-0c0ee0dff5c8. Заявканы агымдагы елның 12 августына кадәр бирергә мөмкин.