Татарстанда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында иенке каен орлыкларын әзерләү башланды.
«Каен орлыкларын әзерләү сезоны гадәттәгечә июль ахырына – августка туры килә, ул вакытта орлыклар оптималь өлгерүгә ирешә, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – План нигезендә быел 400 килограммга якын орлык җыеп алыначак. Бу республика питомникларын үсентеләр үстерү һәм киләчәктә урманнарны торгызу өчен сыйфатлы чәчү материалы белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк».
Министр искәртеп узганча, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектының өстәмә күрсәткече булып тора. «Алга таба чират буенча юкә һәм имән чикләвеге орлыклары җыелачак. Агымдагы елда барлыгы 11455 килограммнан да ким булмаган күләмдә орлык әзерләү планлаштырыла. Барлык орлыклар да Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк», – дип өстәде Равил Кузюров.
Исегезгә төшерәбез, 2025 ел башыннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство учреждениеләре – урман хуҗалыклары хезмәткәрләре тарафыннан 661 кг орлык җыелды, шул исәптән нарат орлыгы – 529 кг, чыршы – 69 кг, карагай – 38 кг, каен – 15 кг, корычагач – 10 кг.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025 елдан гамәлгә ашырыла башлады. Проектта өч максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».