ТР Мәгариф министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» ДАМУ «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында республиканың «Биосфера» лагерь-мәктәбендә катнашучылар өчен урман ресурсларын саклау мәсьәләләренә багышланган дәрес узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Очрашу барышында «Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Рөстәм Дәүләтшин укучыларга республиканың урман хуҗалыгы, урман культуралары, урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгы эшләре турында җентекләп сөйләде. Урман белән тотрыклы идарә итү һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәтнең әһәмияте мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ директоры Айдар Гайфуллин урман янгыннарының төрләренә һәм сәбәпләренә, шулай ук аларның нәтиҗәләренә тукталды. Моннан тыш, балалар янгынга каршы махсуслаштырылган җиһазларны һәм инвентарьны да күрделәр.
«Заманча технологияләр урман янгыннары формированиеләренең эш нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыра. Мисал өчен, пилотсыз очу аппаратлары янгын чыганакларын оператив рәвештә ачыкларга һәм оешмаларның гамәлләрен координацияләргә мөмкинлек бирә», – дип билгеләде Айдар Гайфуллин.
«Биосфера» лагерь-мәктәбе үз эшен 25 июльдә башлады һәм агымдагы елның 11 августына кадәр дәвам итәчәк. Смена кысаларында катнашучылар экология, урманчылык, туфракны өйрәнү, гидробиология һәм башка профильле фәннәрне өйрәнәләр.