Рослесхоз: журналистлар һәм блогерлар өчен «ЛЕС-ПРЕСС» III Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 7 августы, пәнҗешәмбе

Журналистлар һәм блогерлар өчен «ЛЕС-ПРЕСС» III Бөтенроссия конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә.

Катнашу өчен федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм Россиянең урман хуҗалыгы, табигатькә һәм урман ресурсларына сакчыл мөнәсәбәт турында сөйләүче блогерлар чакырыла.

Материаллар 2025 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр бастырып чыгарылырга һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, аның департаментлары, ведомство буйсынуындагы оешмалар яки региональ урман ведомстволары эшчәнлегенә бәйле булырга тиеш.

Бер яки берничә номинациядә катнашырга мөмкин:

– «Телевидение» – ММЧда видеоматериал;

– «Радио» – ММЧда аудиоматериал;

– «Беренче полоса» – ММЧда текстлы материал;

– «Интервью» – ММЧда интервью;

– «ЭкоБлог» – социаль челтәрләрдә (Telegram, Vkontakte, Одноклассники, RuTube) урнаштырылган автор материалы.

Гаризалар агымдагы елның 31 декабренә кадәр кабул ителә.

Конкурска йомгаклар 2026 елның I кварталында ясалачак. Җиңүчеләрне дипломнар һәм истәлекле бүләкләр көтә.

Конкурста катнашу шартлары белән җентекләбрәк танышу һәм заявка бирү өчен әлеге сылтама аша үтегез: https://rosleshoz.gov.ru/press/konkurssmi/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International