Татарстан Рәисе: Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелә

2025 елның 8 августы, җомга

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов РФ табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Федераль ведомстволар җитәкчеләре Казанга урман торгызу һәм урман үрчетү буенча Бөтенроссия киңәшмәсендә катнашу өчен килделәр.

Очрашу кысаларында яклар урман хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек һәм уртак проектларны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанда урман хуҗалыгына гадәттәгечә аерым игътибар бирелә. Республика мәйданының 17% артыгы урманнар белән капланган. Бүген урман тармагында 2300 дән артык кеше эшли. «Аларның җайга салынган эше нәтиҗәсендә бездә ел саен меңнәрчә гектар урман утыртмалары булдырыла, урманнарны янгыннардан һәм законсыз кисүләрдән саклау тәэмин ителә», – дип билгеләп үтте республика Рәисе.

 

 

ТР Рәисенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International