Бүген Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары Евгений Марков Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару белән танышты. Объектларны караганда аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Советников һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров озата йөрде.
Башта Евгений Марков Дәрвишләр бистәсендәге «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУда һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУда булды. Анда ул күргәзмәне, мәктәп урманчылыгы кабинетын карады һәм учреждениеләр коллективлары белән очрашты.
Очрашуда җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев доклад белән чыгыш ясады. Ул Шәһәр яны урманчылыгының мәйданы 27,9 мең га тәшкил итә, дип сөйләде. Быел урманчылык территориясендә 11 гектар мәйданда урман торгызу, 30 гектарда урман культураларын тулыландыру, 100 гектарда культураларны агротехник карау, 13,5 гектарда компенсацион урман торгызу эшләре башкарылган.
«Эшнең тагын бер өстенлекле юнәлеше – урманнарны янгыннан саклау, – дип өстәде Илнур Кәшафиев. – Шәһәр яны урманчылыгы урманнарына антропоген йөкләнеш зур, шуңа күрә патрульлек итүгә һәм халык арасында аңлату эшләрен башкаруга зур игътибар бирәбез».
Шуннан соң Евгений Марков Биектау муниципаль районының Биектау авылына юнәлде, анда III типтагы урман янгыннары станциясе эше белән танышты. Бу объектта 13 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын сүндерү автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентаре һәм урман янгыннарын сүндерү өчен башка махсус җиһазлар бар. Карау барышында аңлатмаларны «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин бирде.
Ахырда Евгений Марков «Зәңгәр күлләр» ДТТ территориясен төзекләндерү нәтиҗәләрен бәяләде. Экскурсияне Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының биологик төрлелек бүлеге өлкән белгече Наталья Вәлиева үткәрде.