«ЭкоМир-2025» халыкара экология конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

«ЭкоМир-2025» халыкара экология конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә, аны Россия Табигый фәннәр академиясе 2003 елдан бирле ел саен үткәрә. Конкурсның төп максаты – заманча экологик фикерләү формалаштыру һәм планетада яшәүче һәр кешенең җирдә тереклекне саклап калуга керткән шәхси өлешенең әһәмиятен популярлаштыру.

2025 елда конкурс экологик, табигатьне саклау технологияләреннән, экологик агартудан һәм волонтерлыктан алып экологик төзелешкә, биологик төрлелекне саклауга һәм экотуризмны үстерүгә кадәр, эшчәнлекнең төрле юнәлешләрен үз эченә алган 11 төп номинация буенча үткәрелә.  Катнашуга экология өлкәсендәге инициативаларны һәм проектларны гамәлгә ашыручы Россия һәм чит ил предприятиеләре, оешмалары, иҗтимагый берләшмәләре һәм шәхси затлар чакырыла.

Катнашучыларны сайлап алу тәкъдим ителгән экологик проектларның, программаларның яисә акцияләрнең гамәли нәтиҗәләрен күрсәтүче гаризалар һәм раслаучы документлар нигезендә гамәлгә ашырыла. Конкурсның беренче этабын узган барлык катнашучылар да номинант дипломнары ала. I дәрәҗә лауреатларны дипломнар һәм көмеш билгеләр, II һәм III дәрәҗә лауреатларны дипломнар һәм медальләр белән бүләкләячәкләр.

Катнашуга гаризалар 2025 елның 1 декабренә кадәр кабул ителә.

Номинацияләр турында тулырак мәгълүмат, заявкалар бирү кагыйдәләре һәм шартлары РАЕН рәсми сайтында урнаштырылган: www.raen.info 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International