Шәһәр яны урманчылыгы һәм Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре «Тыныч» бакчачылык ширкәте янында авария хәлендәге агачларны җыештырдылар

2025 елның 11 августы, дүшәмбе

Бүген «Шәһәр яны урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре Биектау районында «Тыныч» бакчачылык ширкәте янында авария хәлендәге агачларны җыештыру эшләрен башкардылар.

Исегезгә төшерәбез, авария хәленә черү, тамырлар өзелү яки куркыныч авышлык кебек зарарланган һәм структур дефектлары булган агачлар керә, алар дәүләт һәм муниципаль милеккә, шулай ук гражданнарның сәламәтлегенә һәм иминлегенә куркыныч тудырып, бөтен агачның егылуына яки кисәкләренең сынып төшүенә китерергә мөмкин.

Табигать һәм экология турында кайгырту халык өчен уңайлы һәм имин мохит тудыру өчен мөһим шарт булып тора. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тапкыр әйтте. «Экология мәсьәләләре – кешеләрнең тормыш сыйфатының нигезе. Безнең яшәү тирәлегеннән башларга кирәк», - дип искәртте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International