«БумБатл» акциясе кысаларында Татарстанда 80 тоннадан артык макулатура җыеп, эшкәртүгә җибәрелгән

2025 елның 12 августы, сишәмбе

Россия буенча «Экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында «БумБатл» макулатура җыю буенча экологик акция дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, быел акция яңа форматта уза – кәгазьне ел буе тапшырырга була.

Язгы сезон нәтиҗәләре буенча республика төбәкләр арасында беренче урынны алды. Татарстанлылар 80 183 кг икенчел чимал җыеп, аны эшкәртүгә озаткан. Хәзерге вакытта Татарстан, Башкортстаннан гына калышып, икенче урында тора.

Исегезгә төшерәбез, акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен проект сайтында: бумбатл.национальныепроекты.рф теркәлергә, оешманы күрсәтергә яки мөстәкыйль катнашуын расларга кирәк. Аннары интерактив картада иң якын кабул итү пунктын сайларга, кәгазьне илтергә, тапшыру турында акт алырга һәм аны шәхси кабинетка кертергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International