Татарстан Республикасында янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм реконструкцияләү эшләре бара.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 12 августына Татарстанда гомуми озынлыгы 57,4 км (планның 51,6%) янгынга каршы билгеләнештәге юлларны төзү һәм 238 км (55,8%) озынлыгында реконструкцияләү эшләре башкарылган.
Ике төр эшне дә республиканың Болгар, Бөгелмә, Ары, Кызыл Йолдыз, Лаеш, Лениногорск, Саба, Тәтеш һәм Чирмешән урман хуҗалыклары белгечләре төгәлләде.
Исегезгә төшерәбез, мондый чараларны башкару «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.