Бүген Алексеевск шәһәр тибындагы поселогының «Синергия» яшьләр үзәгендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, муниципаль район башлыгы Сергей Демидов һ.б. катнашты.
«Бик тиздән сез беренче сыйныфка барачаксыз. Мәктәптә сезне яңа белемнәр, дуслар һәм мавыктыргыч ачышлар көтә, – диде Равил Кузюров, булачак беренче сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм уңышлар телим. Уку кызыклы булсын, һәр көн елмаю һәм яхшы кәеф белән тулы булсын».
Акция кысаларында 50 беренче сыйныф укучысына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырылды. Быел акция 400 кешене колачлар дип көтелә.