Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында республика урманчылыклары җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашында видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров докладлар белән чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов 29.07.2017 ел, № 280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру мәсьәләләренә тукталды. Ул дәүләт урман реестры белешмәләрен БДКМР мәгълүматларына туры китерү эшенең 2026 елның 1 гыйнварына кадәр тәмамланырга тиешлеге турында искәртте.
«Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан 128,5 мең кишәрлеккә анализ ясалды, аларның 8,3 меңе буенча материаллар Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына җибәрелде», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Министрның беренче урынбасары шулай ук «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ кабул итү кампаниясе барышы турында да сөйләде.
Рәис Гомәров киңәшмәдә катнашучыларны «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларындагы эшләрнең барышы белән таныштырды. «Эшләрне вакытында башкарырга һәм хисапларны Министрлыкка тапшырырга кирәк», - диде ул.