«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булды

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

Бүген ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары»  программасында катнашучы Динар Латыйпов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булды. Визит барышында ул Министрлык эшенең урманнарны саклауга һәм яңадан торгызуга юнәлдерелгән төп юнәлешләре турында белде.

Динар Латыйпов урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина һәм аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин белән очрашты. Әңгәмә кысаларында бүлекләр эшенең төрле аспектлары һәм әйләнә-тирә мохитне саклау белән бәйле проектларны гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International