MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады

2025 елның 14 августы, пәнҗешәмбе

MAX мессенджерында «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» махсус чат-боты эшли башлады, аның ярдәмендә кирәкле сервислардан дәүләт учреждениеләренә кермичә дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин. Мәсәлән:

- счетчик күрсәткечләрен тапшырырга;
- салымнар һәм дәүләт пошлиналары түләргә;
- торак-коммуналь хуҗалык һәм газ хезмәтләре өчен түләргә;
- балалар бакчасы өчен түләргә;
- ДАИ штрафларын тикшерергә һәм түләргә;
 - табибка язылырга.

Яңа сервистан файдалану өчен кулланучыларга MAX мессенджерын урнаштырырга һәм эзләү юлында тиешле ботны табарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International