«Россиянең ел агачы – 2025» конкурсына йомгак ясалды. Билгеләп үтик, мондый конкурсларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.
Быел җиңүче булып Ростов өлкәсеннән «Бабушка Ива» дигән халык исемен алган гасырлык тал танылды. Аның өчен 37 549 тавыш бирелгән. Икенче урында – Чуашстан Республикасыннан Шөмерле имәне (25 532 тавыш), өченче урында – Кырымнан тарихи Суворов имәне (7 775 тавыш).
Исегезгә төшерәбез, «Россиянең ел агачы» конкурсы 2017 елдан бирле үткәрелә. Быел конкурста Россиянең карт агачлары илкүләм реестрына кертелгән һәм «Тере табигать һәйкәле» статусын йөртүче 70 уникаль тарихи табигый раритет катнашты.