«Әлмәт урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре урман тармагы ветераны Хәмзүнә Латыйпованы 95 яшьлек юбилее белән котладылар.
Белгечләр Хәмзүнә Кәшафетдин кызына бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Латыйпова Хәмзүнә Кашәфетдин кызы Әлмәт урман хуҗалыгының Поташ Аланы урманчылыгында умартачы вазыйфасында 30 елдан артык эшләгән. 200 умарта оясыннан торган умарталыкта эшләгәндә, ул ел саен умарталарны саклау, үрчетү һәм алардан кыйммәтле продукция алу планын уңышлы үтәп килә.