«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре, урманчылыкларның хезмәткәрләре белән берлектә, феромонлы тозаклар кулланып, зарарлы организмнар популяциясен күзәтә.
Бүгенге көндә Бөгелмә, Зеленодольск һәм Тәтеш урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге корты, яшел имән яфрак төргече һәм дүләнә яфрак төргече өчен феромонлы күзәтчелек алып барыла. Тикшеренүләрнең беренчел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, урман корткычларының саны утыртмаларның санитария һәм урман патологиясе торышына куркыныч тудырмый.
Комплекслы анализ һәм күзәтүләрнең актыккы мәгълүматлары август ахырында, мониторингның тулы циклы тәмамланганнан соң тәкъдим ителәчәк. Бу белгечләргә урман патологиясе торышының үсеш фаразын формалаштырырга һәм, кирәк булган очракта, урманны саклау чараларын 2025 елга планлаштырырга мөмкинлек бирәчәк.