Лубян урман-техник көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә

2025 елның 15 августы, җомга

Лубян урман-техник көллиятенә укырга керү өчен документлар кабул итү дәвам итә.

Абитуриентлар «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керә ала. Уку срогы 2 ел 10 ай тәшкил итә. Көндезге һәм көндезге-читтән торып уку формалары каралган.

Лубян урман-техник көллиятендә студентларга уңышлы белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус кабинетлар һәм лабораторияләр, китапханә, спорт залы, компьютер сыйныфлары, фәнни-тикшеренү һәм белем бирү эшчәнлеген алып бару өчен урман участогы бар. Чит шәһәрләрдән килүчеләр өчен тулай торак каралган. Укудан буш вакытта студентлар өчен төрле мәдәни-массакүләм чаралар, спорт ярышлары һ.б. үткәрелә.

Тулырак мәгълүматны көллиятнең http://lublt.ru сайтында яки 8 (84364) 23-2-23 телефоны буенча белешергә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International