Мәскәүдә «Сколково» технопаркында әйдәп баручы экспертлар, эшләп чыгаручылар, хакимият, бизнес һәм фәнни бергәлек вәкилләре «Пилотсыз системалар: киләчәк технологияләре» халыкара форумы кысаларында икътисадны үстерү өчен пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Форум эшендә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров катнашты.
Форум программасына роботлаштыруга һәм цифрлы технологияләргә инвестицияләр җәлеп итү, югары дәрәҗәдә автоматлаштырылган мобиль транспорт чараларын эшләү һәм гамәлгә кертү, дроннар өчен инфраструктура булдыру, шулай ук экологик бурычларны хәл итү өчен пилотсыз авиасистемаларны куллану кебек төп темалар кертелде.
Катнашучылар арасында «Спутник һәм ябалдаш арасында. Урман комплексында пилотсыз авиасистемалар» сессиясе аеруча кызыксыну уятты.
«Форум кысаларында без башка регионнардагы хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклаша, өр-яңа эшләнмәләр белән таныша һәм киләчәк хезмәттәшлек юлларын билгели алдык, – дип шәрехләде Айрат Әхмәров. – Урман хуҗалыгында пилотсыз авиация системаларыннан файдалануның нәтиҗәлелеге бик югары. Дроннар урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә».