«ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы «Экоишегалды» бәйрәмнәрен оештыру буенча Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра. Әлеге конкурс экологик культураны үстерүгә, калдыкларны аерым җыюны популярлаштыруга һәм халыкны аңлы рәвештә куллану практикасына җәлеп итүгә юнәлдерелгән.
Конкурста «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары катнаша ала.
Конкурста катнашу өчен:
1) 2025 елның 5 июненнән 5 ноябренә кадәрге чорда кимендә бер «Экоишегалды» бәйрәмен уздырырга;
2) социаль челтәрләрдә #конкурсэкодвор2025 хештегы белән чарага алхәбәр урнаштырырга һәм аны Ecowiki.ru платформасында шәхси кабинетта теркәргә;
3) бәйрәмнән соң өч көн эчендә шәхси кабинет аша хисап бирергә, катнашучылар санын, җыелган икенчел чимал күләмнәрен, мәкаләләргә, фотографияләргә сылтамаларны һәм, теләгән очракта, видеохисапны күрсәтергә кирәк.
Конкурста җиңүчеләр 10 ноябрьдә Ecowiki.ru платформасының социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк.