Бүген «Ары урманчылыгы» ДКУ учреждениесендә 2025 елның 7 аендагы эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хәкимуллин, «Ары урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Алмаз Хәлиуллин, «Ары урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Морат Ибраһимов, учреждение хезмәткәрләре катнашты.
Төп доклад белән Алмаз Хәлиуллин чыгыш ясады. Ул быел урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
«Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча 12 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды һәм 20 килограмм урман үсемлекләре орлыгы әзерләнде, – дип хәбәр итте Алмаз Хәлиуллин. – Бүгенге көндә урман культураларын агротехник карау эшләре алып барыла».
Федераль дәүләт урман контроле (күзәтчелеге) һәм урман сагы кысаларында урманнарда 340тан артык патрульлек һәм 26 профилактик чара башкарылган.
Утырышка министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Ары урманчылыгы барлык төп юнәлешләрдә дә яхшы күрсәткечләр күрсәтә, – дип билгеләп үтте ул. – Бу эш тизлеген киләчәктә дә сакларга кирәк. Урманнарда янгын куркынычы булган сезонны уңышлы тәмамлау һәм ел ахырына кадәр барлык планлаштырылган чаралар буенча дәүләт йөкләмәсен үтәүне тәэмин итү бик мөһим».
Киңәшмәдән соң Равил Кузюров теплицаны һәм җитештерү участогын карап чыкты.