Бүген Биләр авылында Биләр авыл җирлегенең гражданнар җыены узды.
Җыенда катнашучылар алдында муниципаль район башлыгы Сергей Демидов, Биләр авыл җирлеге башлыгы Александр Рузанов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар чыгыш ясады.
Чара барышында Биләр авыл җирлеге хакимиятенең 2025 елгы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап бирелде. Җыенда катнашучылар территорияләрне социаль-икътисадый үстерү, торак пунктларны төзекләндерү һәм башка актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Соңыннан Равил Кузюров «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфель һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.