Бөтенроссия агач утырту конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

2025 елның 20 августы, чәршәмбе

Бөтенроссия агач утырту конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы оештыра.

Конкурста «ЭКА» төбәкара экологик иҗтимагый оешмасы белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә тормаган 18 яшьтән өлкәнрәк РФ гражданнары катнаша ала.

Конкурста катнашу өчен:

1) 2025 елның 16 маеннан 16 ноябренә кадәр үз төбәгеңдә агачлар утыртырга;

2) Акция турында постны социаль челтәрләрдә #посадкилеса2025 хештегы белән бастырып чыгарырга;

3) Чараны теркәргә һәм Ecowiki.ru платформасында шәхси кабинетта хисап җибәрергә кирәк.

Җиңүчеләр 50 000 сумга кадәр акчалата бүләкләр алачак, шулай ук федераль дәрәҗәдә локаль экопроектларның әһәмиятен күрсәтү мөмкинлеге булачак.

Конкурска йомгаклар 20 ноябрьдә Ecowiki платформасы социаль челтәрләрендә ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International