Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 975 лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 12 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 239 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 199 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 10,9 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.