«РОСТКИ» халыкара форумы кысаларында «Дәүләт идарәсен һәм икътисадны үстерүдә коррупциягә каршы сәясәтнең роле» секциясе утырышы булды. Оештыручы – Татарстан Республикасы Инвестиция үсеше агентлыгы белән партнерлыкта Татарстан Республикасы Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе. Чарада коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова катнашты.
Узган сессия барышында коррупциягә каршы стандартларның урта һәм кече бизнесның сәнәгать предприятиеләре һәм оешмалары эшчәнлегенә йогынтысы, эшкуарлык мохитендә хокукый агарту, коррупционер шәхесен бозуның психологик аспектлары һәм коррупциягә бәйлелекне коррекцияләү ысуллары мәсьәләләре каралды.
Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эре предприятиеләр – «КАМАЗ» ГАҖ һәм «СИБУР» ҖЧҖ вәкилләре коррупциягә каршы эшне оештыру һәм коррупциягә каршы комплаенс кертү тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Россия һәм Кытай Халык Республикасының хакимият органнары, фәнни җәмәгатьчелек һәм бизнес вәкилләре докладларында күпкырлы карашлар һәм алымнар ассызыкланды, бу коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә нәтиҗәле чишелешләр эшләү өчен аеруча кыйммәтле.