Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашында брифинг булды. Анда ул 2025 елда «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру һәм табигатьне саклау акцияләрен оештыру турында сөйләде.
Равил Кузюров искә төшергәнчә, «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2025-2030 елларга исәпләнгән. 3 максатчан индикаторга ирешү билгеләнгән: «Урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына карата нисбәте, %», «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» һәм «Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданын 2021 елга карата киметү, %».
«2025 елда «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан 111,8 миллион сум акча бүлеп бирелде, – диде министр. – Урманнарны торгызу, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урман урнашкан җирләргә күчерү, шулай ук урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру буенча бурычлар билгеләнде».
Агымдагы елда Татарстан Республикасында урман фонды җирләрендә барлыгы 2800 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында – 1600 гектар мәйданда. Башкарылган эшләрне исәпкә алып, «урман торгызу һәм урман үрчетү мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте» беренче максатчан индикаторының әһәмияте 100% тәшкил итте.
Шулай ук быел Татарстан Республикасында 1902 гектар мәйданда башка категориядәге җирләрдә саклагыч урман утыртмалары булдырылды. 2025 елда урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4702 гектар тәшкил итте.
Төбәк проектының «Урман торгызу һәм урман үрчетү өчен урман үсемлекләре орлыклары запасы» өстәмә индикаторына ирешү буенча да эш алып барыла, – диде Равил Кузюров. – Сыйфатлы орлыклар булуы – уңышлы урман торгызуда төп факторларның берсе. Агымдагы елга планлаштырылган күрсәткеч – 11455 килограмм орлык».
Бүгенге көнгә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр белгечләре тарафыннан 4310 кг орлык җыелган, шул исәптән нарат – 529 кг, чыршы – 69 кг, карагай – 38 кг, имән – 2765 кг, каен – 719 кг һәм корычагач – 190 кг.
Төбәк проектының «Урман торгызу мәйданнарын урман урнашкан җирләргә кертү (үсә барган нәтиҗә белән), мең га» икенче максатчан индикаторы да үтәлде. Урман тармагы белгечләре тарафыннан тикшерүләр үткәрелде, урман культуралары 2,5 мең га мәйданда урман урнашкан җирләргә күчерелде.
«Урманнарда янгын куркынычы сезонына килгәндә, быел ул 31 мартта ачылды, – дип мәгълүмат бирде министр. – Урманнарда янгын куркынычы югары булу сәбәпле, гражданнарның урманнарда булуына һәм аларга транспорт чаралары керүенә 1 тапкыр чикләү кертелде. Ул 31 майдан 20 июньгә кадәр гамәлдә булды».
«Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте мәгълүматларына караганда, Татарстанда быелның 23 сентябренә урман фонды белән чиктәш җирләрдә барлыгы 583 термик нокта һәм 378 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Урман янгыннары теркәлмәгән.
Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында, Татарстанда янгын куркынычсызлыгы шартларын космик мониторинглау, авиация (1,2 млн.га) һәм җир өсте (11 мең га), шулай ук урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләре алып барыла.
Ахырда министр Равил Кузюров кыскача гына «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» табигатьне саклау акцияләренә тукталды һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирде, аерым алганда, парсыз ефәк күбәләге кортларына каршы көрәш нәтиҗәләре, урманнардагы рөхсәтсез чүплекләрне бетерү буенча гамәлгә ашырыла торган чаралар һ.б. турында сөйләде.