Бүген Түбән Новгород шәһәрендә «Россия урманнары» форумы ачылды. Форум эшендә урман хуҗалыгының төбәкләрдәге идарә органнары җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасары Рәис Гомәров, тармак учреждениеләре, фәнни һәм эксперт җәмәгатьчелеге вәкилләре катнаша.
Пленар утырышта төп доклад белән Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы башлыгы Иван Советников чыгыш ясады. Ул урман законнары мәсьәләләренә, урман культуралары һәм янгын куркынычы сезоннарының башлангыч йомгакларына, урман тармагын цифрлаштыруга һәм башкаларга тукталды.
«Быел урманны 1,3 млн га мәйданда торгызу планлаштырыла. Инде 621,2 мең га торгызылган, бу – план күләменең 46%ы. Лидерлар арасында Красноярск крае, Саха Республикасы (Якутия), Иркутск, Вологда һәм Архангельск өлкәләре бар, – дип хәбәр итте Иван Советников. – Урман культураларын агротехник карау буенча эшләр 584,3 мең га мәйданда башкарылды – бу планның 75,3% өлеше».
Шулай ук Рослесхоз җитәкчесе 2024 елда урман хуҗалыгын алып бару буенча төбәкләрнең нәтиҗәлелеген бәяләү йомгакларын да әйтеп үтте.
Аның сүзләренә караганда, үз төркемендә Амур, Әстерхан, Владимир, Чиләбе өлкәләре, Камчатка крае, Татарстан Республикасы һәм Коми, Кабарда-Балкар Республикасы, Ханты-Манси автономияле округы – Югра югары нәтиҗәлелек күрсәткән.
«Россия урманнары» форумы кысаларында түгәрәк өстәлләр оештырылды. Урманнардан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләренә багышланган утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров чыгыш ясады. Чыгышы барышында ул Татарстан Республикасында урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре турында сөйләде.
Министр хәбәр иткәнчә, республика урманнарының гомуми мәйданы 1 млн 259,8 мең га тәшкил итә, шул исәптән урман фонды җирләрендә – 1 млн 224,8 мең га, урман белән каплану дәрәҗәсе – 17,4%.
«2019-2024 елларда республикада урман фонды җирләрендә 21,5 мең гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылды, – дип билгеләп үтте Равил Кузюров. – Төбәктә саклагыч урман үрчетүгә аерым игътибар бирелә. Соңгы 6 елда 14,9 мең гектар мәйданда яңа саклагыч урман утыртмаларына нигез салынды».
Урман хуҗалыкларының өлгергән һәм картайган утыртмаларын кисү мөмкинлеге булмау кыен мәсьәләләрнең берсе булып кала, дип ассызыклады министр. Өлгергән һәм картайган утыртмалардан агач әзерләү Россия Федерациясе субъектының Урман планы, урманчылыкның урман хуҗалыгы регламенты, арендага бирелгән урман кишәрлегендә урманнарны үзләштерү проекты нигезендә аренда шартнамәләре нигезендә гражданнар һәм юридик затлар тарафыннан гына гамәлгә ашырылырга мөмкин. Өлгергән һәм картайган утыртмаларның туплануы урманнарның экологик һәм санитария торышының начараюына китерә.
«Урман законнарын камилләштерү максатларында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан, Россия Табигать министрлыгының Урман ресурслары һәм аучылык хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты белән берлектә, «Россия Федерациясе Урман кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты эшләнде», – диде Равил Кузюров.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Россия урман материаллары базарының үтәкүренмәлелеген арттыру коралы буларак биржа сатулары» темасына түгәрәк өстәлдә чыгыш ясады. Ул оештырылган сәүдәләрдә агач сатканда закон таләпләренең үтәлеше турында мәгълүмат бирде.
Аерым алганда, Рәис Гомәров хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы ведомствосындагы учреждениеләр «Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы» АҖ һәм «ЦТС» биржасы» АҖ биржа мәйданчыкларында сатулар үткәрә. 2025 ел башыннан 142,6 мең кубометр агач сатылган.
«Россия урманнары» форумы үз эшен иртәгә, 25 сентябрьдә дәвам итәчәк.