Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 11 ноябренә санитар-савыктыру чаралары 1044 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 815 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.
Мондый эшләрне башкару «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.